12 раундлы бу бәйге турнирда төп урынны алып торачак.
Үзенең соңгы көрәшен 34 яшьлек Собханкулов февральдә Мәскәүдә уздырды, ул вакытта унынчы раундта техник нокаут белән Филиппин спортчысы Верджил Виторны җиңде һәм "IBF Asia" билбавын яулады.
Шулай ук, турнир кысаларында Башкортстаннан тагын ике боксчы (Азалия Әминева һәм Данис Габдрәфыйков) 10 раундлы титуллы көрәшләрен үткәрәчәк.
Якташларыбызга җиңүләр теләп калабыз!