+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
15 апрель , 09:30

Әфарин, кызлар!

Уфаның "Агыйдел" командасы алтынчы тапкыр Хатын-кызлар хоккей лигасы Кубогын яулады.

Әфарин, кызлар!Әфарин, кызлар!
Әфарин, кызлар!
Финал сериясенең дүртенче матчында кызларыбыз командасы Мәскәү өлкәсеннән «Торнадо» хоккей клубын 1:0 исәбе белән җиңде.

Спортчыларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов шәхсән үзе котлады.

- Сезне, барыннан да элек, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау - минем өчен зур мәртәбә. Без сезнең белән горурланабыз. Ышанам, бу җиңү соңгысы булмас, - диде Руслан Хәбибов.

Бүген "Агыйдел" командасы - җиде тапкыр Русия чемпионы, алты тапкыр Хатын-кызлар хоккей лигасы Кубогы иясе.

Фото: Спорт министры

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас