Исегезгә төшерәбез: узган атнада «Агыйдел» хоккейчылары, финал сериясенең дүртенче матчында Мәскәү өлкәсенең «Торнадо» командасын җиңеп, җиденче тапкыр Русия чемпионы һәм алты тапкыр ЖХЛ кубогы иясе булды.
– Безнең кызлар - илдә иң яхшылары! - диде Радий Хәбиров. - Бу - безнең өчен лаеклы һәм бик мөһим җиңү.
Команда вәкилләре, үз чиратында, республика җитәкчелегенә ярдәме һәм яхшы шартларда күнегүләр ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.