+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
21 апрель , 13:44

Журналистлар боксны да ярата!

Боксчы, WBA Asia Central чемпионы Данис Габдрәфыйков Уфа журналистлары өчен осталык дәресе үткәрде. Ачык күнекмә Николай Валуев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбендә узды.

Журналистлар боксны да ярата!Журналистлар боксны да ярата!
Журналистлар боксны да ярата!
Саклык стойкалары, аяклар эше һәм сугу төгәллеге – профессиональ боксның нигез элементларын Уфа журналистлары гамәлдәге чемпион җитәкчелегендә үзләштерде. Данис Габдрәфыйков (аның җиңүләр исемлегендә профессионаллар арасында Русия чемпионы билбавы да бар) шәхсән үзе разминка үткәрде, саклану хәрәкәтләре техникасын һәм дөрес сугуларны күрсәтте. Очрашуның мөһим өлеше снарядларда эшләү булды: журналистларга өйрәнелгән алымнарны сынап карау өчен боксчы перчаткалары бирделәр.

Данис Габдрәфыйков бокс буенча юлын Айрат Әхмәдуллин җитәкчелегендә башлаган, осталыгын Вадим Кудиновта камилләштергән.

- Хәлиткеч момент үсмерләрдән өлкәннәр боксына күчкәч җитте. Республика җыелма командасының баш тренеры Мария Карабанова җитәкчелегендә карьера кискен югарыга китте. Бүген бокс - ул минем бөтен тормышым. Көн саен икешәр-өчәр күнекмә, даими җыеннар, ярышлар. Олимпия боксы буенча да, профессионаллар арасында да чыгыш ясыйм, - дип уртаклашты Данис.

Чараның мөһим максаты профессиональ бокс кичәсе «БЕТСИТИ.IBA.PRO 17» анонсы булды. Спорт чарасы 24 апрельдә Көрәш сараенда узачак. Сигез пар, уналты катнашучы, рейтинг сугышлары һәм титуллы көрәшләр – булачак турнир масштаблары.

Игътибар үзәгендә - Башкортстаннан чыгыш ясаучы дүрт көрәшче: Азалия Әминева, Бекхан Исраилов, Данис үзе (ул Көнчыгыш Азиянең WBC билбавы өчен Казахстаннан көчле оппонент белән ун раундлык көрәш уздырачак) һәм кичәнең төп вакыйгасы - уфалы Артур Собханкулов белән таҗикстанлы Баходур Усмановның очрашуы. Җиңүче дөнья чемпионы белән алышка рәсми дәгъвачы булачак.

Фото: Динар Кәлимуллин


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас