+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Спорт
24 Апреля , 09:55

Русия халыкара ярышларга лаеклы кайта

Ил Президенты Владимир Путин бокс буенча дөнья чемпионатларында җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдыПрезидент Владимир Путин, Русия спорты халыкара ярышларга лаеклы кайта, дип белдерде. Бу хакта ул бокс буенча дөнья чемпионатларында җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырганда әйтте. Тантана Кремльнең Екатерина залында узды.

Русия халыкара ярышларга лаеклы кайтаРусия халыкара ярышларга лаеклы кайта
Русия халыкара ярышларга лаеклы кайта

– Ышанам, сезнең һәм иптәшләрегезнең, шул исәптән эре халыкара ярышларда һәм, һичшиксез, Русиянең милли гимны белән бергә, безнең байрак астында спорт триумфлары күп булачак, — диде Президент.


Ул билгеләп үтүенчә, тантанада катнашучы атлетларның чыгышлары һәм нәтиҗәләре Русиянең дөнья спортында лидерлык позицияләрен раслауга саллы өлеш кертте.


Владимир Путин, Халыкара Олимпия комитетының элекке җитәкчелегенең хурлыклы, куркак гамәлләре олимпия хәрәкәтенә һәм олимпия принципларына зыян китерде, Олимпия комитетының яңа җитәкчелеге, бу авыр мирасны җиңәр, дип ышанабыз.


– Русия акрынлап дөньякүләм спорт ареналарына кайта һәм моны бик лаеклы эшли. Узган спорт сезонында безнең йөзүчеләр, каноэчылар, гимнастлар, дзюдочылар, көрәшчеләр зур җиңүләр яулады, — диде Президент.


Ул, шулай ук, Русиянең Паралимпиададагы нәтиҗәләрен триумф дип атады, анда безнең ил зур булмаган җыелма команда белән катнашты.
Владимир Путин, Русия спортчыларына ярдәм итү өчен барысы да эшләнәчәк, дип вәгъдә итте.


– Спорт өлкәсен барлык юнәлешләр буенча да үстерү, югары казанышлар спорты, һөнәри һәм киңкүләм спорт белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр булдырачакбыз, спортны, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр арасында актив популярлаштырачакбыз. Спорт — физик көч һәм җитезлек кенә түгел, ул сәламәтлек, үзара хөрмәт, максатчанлык һәм җаваплылык кыйммәтләренә корылган яшәү рәвеше, — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас