

Чараны Уфада «Яшьләр һәм балалар» гомумдүләт проекты ярдәмендә үткәрәләр. Бу хакта Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.
Фестиваль мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, педагоглар һәм уеннар әзерләүчеләр өчен каралган. Катнашучылар белем бирү уеннарының перспективалары һәм аларның инженерлык фикерләвен үстерүгә йогынтысы турында белә алачак.
Фестиваль программасында уеннар күргәзмәсе, мастер-класслар, ярышлар һәм эксперт дискуссияләре белән эшлекле программа көтелә. Килүчеләр Русиянең алдынгы студияләрен һәм иң яхшы инди-командаларын бәяли алачак. Әзерләүчеләр өчен питчинг каралган, анда яшь авторлар үз проектларын тәкъдим итә, Хөкүмәт һәм партнерлардан ярдәм алалачак.
Фестиваль шулай ук VR/AR технологияләрен кулланып фиджитал-уеннарны, шахмат һәм тетрис буенча турнирларны үз эченә ала, катнашучылар яңа уеннар булдыру һәм сынау мөмкинлеге алачак.
Фото: Башкотстан Хөкүмәте