Салават Юлаев ордены белән республиканың Бокс федерациясе спортчысы Артур Собханкулов бүләкләнде.
Башкортстан Башлыгы Рәхмәт хатлары белән Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәге спортчылары Аделина Заһидуллина һәм Владислав Журавлев бүләкләнде. Фехтование буенча Казанда узган Русия чемпионатында алар шәхси зачетта алтын һәм көмеш медальләр яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, команда ярышларында республика өченче урынны алды.
Төбәк җитәкчесе спортчыларны яулаган медальләре белән котлады һәм яңа җиңүләр теләде. Аделина Заһидуллина республиканың идарә командасына төбәктә спортны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Барлык спортчылар исеменнән заманча объектлар төзүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Безнең күнегүләр ясар өчен барлык шартлар да бар. Спортның берләштерүче функция үтәве мөһим, - дип билгеләде спортчы.