+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
25 Июня , 18:11

Магомедсәлам Магомедов Көрәш сараенда булды

Бүген III Бөтенрусия балалар фольклориадасы чараларында катнашу өчен Башкортстанга килгән Русия Федерациясе Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы Көрәш сараенда булды.

Магомедсәлам Магомедов Көрәш сараенда булдыМагомедсәлам Магомедов Көрәш сараенда булды
Магомедсәлам Магомедов Көрәш сараенда булды

Кунаклар спорт комплексының күнегү залларын һәм инфраструктурасын карады. Бу вакытта шөгыльләнгән республикабызның самбо буенча паралимпия һәм сурдлимпия җыелма командалары вәкилләре биредә иң югары дәрәҗәдәге ярышларга әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын әйтте.

Магомедсәлам Магомедов республикада спорт үсеше өчен тудырылган шартларга һәм комплексның заманча җиһазланышына югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, Көрәш сарае Русия белән Башкортстанга яңа олимпия чемпионнарын тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Көрәш сарае 2024 елның августында ачылды. Биредә халыкара, бөтенрусия һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрелә, шулай ук халык өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган. Комплекста көрәшнең 29 төре үстерелә, шул исәптән көрәш, самбо һәм дзюдо. Бүген анда 3,2 меңгә якын бала шөгыльләнә, ә айлык килүчеләр саны 50 мең кешегә җитә.

Радий Хәбиров Магомедсәлам Магомедовка республикага күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

– Магомедсәлам Магомедалиевич – минем күптәнге дустым һәм Башкортстанның якын дусты. Ул Дагыстан Республикасы белән җитәкчелек иткән елларда төбәкнең үсешенә, анда тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертте. Бүген дә аның бай тәҗрибәсе ил өчен бик мөһим, – диде республика җитәкчесе.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас