Башкаланың “Толпар” спорт комплексында “Җәйге каникуллар – 2026” ачык шахмат турниры үтте. Югары дәрәҗәдә оештырылган бәйгедә Уфа, Екатеринбург, Пойковск шәһәрләреннән, Чишмә, Уфа, Кыйгы, Благовар районнарыннан 26 шахматчы катнашты.
Өч көн дәвам иткән турнир ике категориядә үткәрелде. “А” турнирында Русия рейтингы 1300 һәм аннан югарырак булган шахматчылар көч сынашты. “Б” турнирында рейтингы 1299 һәм аннан түбәнрәк булган мәктәп укучылары мәйдан тотты. “А” төркемендә ир-егетләр арасында беренче урынны Уфадан Дмитрий Дармин яулады. Икенче, өченче урыннарны Уфадан Динар Байбурин һәм Чишмә районыннан Ратмир Рәшитов бүлеште. Хатын-кызлар арасында Уфадан Злата Раздымахога җитүче булмады. Икенче урынны Уфа районыннан Гүзәл Шипицына яулады. Өченче урын миңа, ягъни әлеге мәкалә авторына, насыйп булды.
“Б” төркемендә ир-егетләр арасында Уфадан Рауль Әхмәтвәлиев – беренче, Әмир Асылгәрәев — икенче, Роман Пахомов өченче урыннарга лаек булды. Хатын-кызлар арасында Благовар районыннан Лусине Дилоян җиңүче булды. Уфадан Мирослава Егорова белән Пойковскидан Сабина Сәгыйдуллина икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
Турнирның иң яшь катнашучылары — Чишмә районыннан Полина Василенко һәм Әмир Морзабаев махсус бүләкләргә лаек булды. Шулай ук оештыручылар тарафыннан миңа, иң өлкән катнашучы буларак, истәлекле бүләк тапшырылды.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Әлеге матур спорт бәйрәменең уңышлы үтүендә “Толпар” клубы администраторы, шахмат буенча тренер, баш судья Илдар Байбуринның өлеше ифрат зур булды. Катнашучылар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, дустанә мохиттә үтүен һәм һәр шахматчыга игътибар күрсәтелүен аерым билгеләп үтте.
Миңнегөл МӘСӘГУТОВА,
турнирда катнашучы.
Уфа шәһәре.