

Уфадагы Көрәш сарае республикадагы иң зур спорт һәм җәмәгать мәйданчыкларының берсе булып тора. Биредә халыкара, бөтенрусия һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярышлар, эшлекле форумнар, мәдәни һәм иҗтимагый чаралар үткәрелә.
Көрәш сарае 2024 елның августында ачылды. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелде. Бүген биредә 29 спорт төре, шул исәптән көрәш, самбо һәм дзюдо үстерелә. Даими рәвештә 3,2 меңгә якын бала һәм үсмер шөгыльләнә, ә ай саен сарайга 50 меңгә кадәр кеше килә.
Көрәш сарае спортчылар өчен генә түгел, республика халкы өчен дә ачык мәйданчыкка әйләнде. Территориядә җәяүлеләр зонасы, падел-корт булдырылган, ачык стадионда көн саен футбол күнегүләре үтә.
Быел җәй биредә үсмерләр арасында Русия беренчелеге, самбо буенча халыкара уку-күнегү җыеннары, го уены буенча Русия чемпионаты уза. Шулай ук «Динамо-Урал» волейбол командасы да сезонга әзерлек алып бара.
Моннан тыш, Көрәш сараенда ачык һавада кино күрсәтүләр, спектакльләр, бию кичәләре, дзюдо буенча осталык дәресләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.
Ел ахырына кадәр дә чаралар программасы бай булачак. Уфада халыкара волейбол турниры, Бөтенрусия ярышлары, бокс һәм грэпплинг турнирлары, фестивальләр, конференцияләр, концертлар һәм иҗади проектлар узачак. Шулай ук республикада инде матур традициягә әверелгән «Беренче курс студентларын багышлау» тантанасы да Көрәш сараенда үткәреләчәк.