

Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният һәм ял паркында шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды. Чара Бөтенрусия «Русия көче» спорт марафоны һәм Уфаның Октябрь районы предприятиеләре белән оешмалары спартакиадасы кысаларында үткәрелде.
Турнирны Уфа шәһәренең Октябрь районы хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты «Бердәм Русия» партиясе тарафдарлары белән берлектә оештырды.
Ярышлар кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шашка буенча осталык дәресе һәм берьюлы берничә уенчы белән уен сеансы үткәрелде. Аны халыкара гроссмейстер, халыкара шашка буенча җиде тапкыр дөнья һәм ике тапкыр Европа чемпионы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина алып барды.
– Октябрь районында хезмәт коллективлары спартакиадасы уза. Шахмат та, шашка да акыл хезмәтенә нигезләнгән спорт төрләре. Алар һәрвакыт зур кызыксыну уята. Мин яшь шашкачылар өчен осталык дәресе үткәрүдә бик теләп катнаштым, – диде Тамара Тансыккуҗина.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Уфа балалар бакчаларында шашка уенына өйрәтү проекты актив үсеш ала. Соңгы турнирларда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар танылган чемпионнан осталык серләренә өйрәнү мөмкинлеге алган.
Тамара Тансыккуҗина билгеләп үткәнчә, шашка һәм шахмат физик спорт төрләренә кермәсә дә, алар фикерләү сәләтен, игътибарны һәм түземлекне үстерә. Шулай ук мондый ярышлар балаларда ихтыяр көче һәм эмоциональ интеллект тәрбияләүгә ярдәм итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: Агрова Наталья