+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 июль , 09:30

«Спорт җире» Бөтенрусия марафонының төбәк этабы узачак

26 июльдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында «Спорт җире» Бөтенрусия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының төбәк этабы була.

«Спорт җире» Бөтенрусия марафонының төбәк этабы узачак«Спорт җире» Бөтенрусия марафонының төбәк этабы узачак
«Спорт җире» Бөтенрусия марафонының төбәк этабы узачак
Күләмле  спорт чарасы авыл территорияләрендә яшәүчеләр арасында физик культураны популярлаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Чара «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
 
– "Спорт җире" –   "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларындагы чара, - дип билгеләп үтте  Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Республика бу программада актив катнаша: аның максаты - авылда тормыш сыйфатын яхшырту, шул исәптән спортны популярлаштыру исәбенә. Марафонда катнашучыларны чын күңелдән сәламлим – ул төрле яшьтәге  һөнәр ияләрен берләштерә.
 
Марафон программасы классик һәм уникаль милли спорт төрләрен берләштерәчәк.
 
 Оештыручылар гаилә спортына аерым игътибар биргән— "Әти, әни, мин-спорт гаиләсе! " команда эстафеталары үзәк вакыйга булачак. Барлык дисциплиналарда җиңүчеләр һәм призерлар  бүләкләнәчәк.
 
Марафон кунаклары һәм тамашачылары өчен  күңел ачу һәм интерактив программа әзерләнгән. «Патриот» паркы мәйданчыгында эстрада артистлары чыгыш ясаячак, ә кечкенә кунаклар өчен күбекле шоу оештырылачак һәм буяулар фестивале булачак.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас