

Уфа 31 июльдән 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк Русия халыклары спартакиадасының төп мәйданчыкларының берсе булачак. Республикада алты спорт төре буенча ярышлар оештырылачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Уфадагы спорт объектлары ярышлар үткәрергә тулысынча әзер. Бу спартакиада илнең иң мөһим спорт вакыйгаларының берсе булып санала. Анда күрсәтелгән нәтиҗәләр буенча 2028 елгы Олимпия уеннарына әзерләнәчәк Русия җыелма командалары составы формалаштырылачак.
Спартакиада программасына 43 спорт төре кертелгән. Ярышлар Башкортстан, Татарстан республикаларында, шулай ук Калининград, Самара, Свердловск, Омск һәм Чиләбе өлкәләрендә үтәчәк. Барлыгы 12 меңнән артык кеше, шул исәптән 8 меңнән күбрәк спортчы катнашуы көтелә.
Башкортстанда 1,5 меңгә якын катнашучы җыелачак. Республика данын 120 спортчы яклаячак, алар 33 дисциплинада медальләр өчен көрәшәчәк.
Ярышлар программасы 31 июльдә Чишмә районында шоссе велосипед спорты белән башлана. Шулай ук триатлон, фехтование, ачык суда йөзү, ишү слаломы һәм спорт көрәше буенча көч сынашулар узачак.
Ярышларның төп мәйданчыклары булып Уфаның Көрәш сарае, Фехтование үзәге, ишү слаломы комплексы һәм Җылы күл хезмәт итәчәк.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, республикага мондый дәрәҗәдәге ярышларны үткәрү хокукы бирелүе төбәктәге спорт инфраструктурасының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Аның сүзләренчә, Спартакиада Башкортстанның мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм республика тарихында истәлекле спорт вакыйгасына әверелергә тиеш.