+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
28 июль , 08:35

Фехтованиегә кызыксыну арта

Уфада Русия халыклары Спартакиадасының иң мавыктыргыч этапларының берсенә — Башкортстан башкаласында 8-18 август көннәрендә узачак фехтование ярышларына әзерлек төгәлләнә.

Фехтованиегә кызыксыну артаФехтованиегә кызыксыну арта
Фехтованиегә кызыксыну арта


Илнең иң көчле спортчыларын кабул итәргә әзер булулары турында фехтование буенча республика спорт әзерлеге үзәге директоры Лира Грушина сөйләде.

Комплекс Уфада 2024 елның октябрендә ачылган һәм «Русия — спорт державасы» форумы кысаларында «Салават кылычы» турнирын да кертеп, дәрәҗәле стартлар кабул итәргә өлгергән. Лира Римовна сүзләренчә, хәзер объектта финал штрихлары тәмамлана.

— Үзәк ачылу сәбәпле фехтованиегә балалар күбрәк килә башлады, - ди Грушина. - Без тагын да сыйфатлырак җыелманы да, балаларның бик зур теләген дә күрәбез.

Фото: "Молодежная газета"


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас