

Олимпия чемпионы, танылган фигуралы шуучы Алина Заһитова хореограф Иван Ригининың кыска спорт карьерасы аркасында балаларны бернәрсәгә дә өйрәтә алмаячагын белдергән тәнкыйтьенә кырыс җавап биргән. Ул Казанда Заһитованың фигуралы шуу үзәген төзү уңаеннан шундый белдерү ясаган.
- Кайчандыр яхшы аралашкан хезмәттәшем һәм ир-аттан мондыйны ишетү сәер. Мине халык алдында түбәнсетү - профессионализм турында түгел,ә йомшаклык һәм икейөзлелек турында. Янәсе, кыска карьера аркасында мин бернәрсәгә дә өйрәтә алмаячакмын дип уйлау - бу, йомшак итеп әйткәндә, акылсызлык. Классиклар әйткәнчә: иң мөһиме сан түгел, ә сыйфат. Ир-атны аның гамәлләре билгели - монда да уйланырлык нәрсәләр бар. Мин дөньяның иң яхшы штабында шөгыльләндем, ул миңа алга таба эшләү өчен көчле база һәм фундамент бирде. Минем артта хезмәт еллары, титуллар һәм спортны аңлау тора, һәм нәкъ менә шуны мин башкаларга тапшыра алам, - дип белдерде Заһитова.
Ул шулай ук үзенең казанышлары турында искә төшерде — Заһитова фигуралы шуу буенча барлык төп халыкара титулларны яулаган фигуралы шуучы, Русия тарихында бердәнбер һәм дөнья тарихында икенче шундый ялгыз фигуралы шуучы.
- Ә син нәрсәгә ирештең соң?! Хайп уза, ә нәтиҗәләр һәм хөрмәт кала. Яхшылык һәм бары тик якты гамәлләр генә сезгә, - дип өстәгән спортчы.
Фото: Алинә Заһитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.