+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
30 Июля , 09:28

Уфа Русия халыклары спартакиадасын кабул итә

Республикага мең ярымга якын спортчы һәм белгеч киләчәк. Беренче җиңүчеләр 1 августта билгеле булачак.

Уфа Русия халыклары спартакиадасын кабул итәУфа Русия халыклары спартакиадасын кабул итә
Уфа Русия халыклары спартакиадасын кабул итә

Башкортстан Бөтенрусия халыклары Спартакиадасын кабул итәргә әзерләнә. Республикада алты спорт төре буенча ярышлар узачак. Аларга спортчылар, тренерлар, судьялар һәм белгечләрне дә кертеп, якынча мең ярым кеше киләчәк. Башкортстан данын 120 иң көчле спортчы яклаячак.

Беренче медальләр 1 августта велосипед спорты һәм триатлон буенча ярышларда уйнатылачак. Велосипедчылар Чишмә районы трассасында көч сынашса, триатлон буенча ярышлар Уфадагы "Җылы күл"дә үтәчәк.

Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, республика мондый дәрәҗәдәге ярышларны кабул итү өчен барлык шартларны да тудырган. Тамашачылар өчен ярышларга керү ирекле булачак.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас