+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
10 Августа , 03:40

Без сезгә ышанабыз һәм җиңүләр көтәбез!

Башкортстан Русиянең алдынгы спорт төбәкләренең берсе статусын раслады

Без сезгә ышанабыз һәм җиңүләр көтәбез!Без сезгә ышанабыз һәм җиңүләр көтәбез!
Без сезгә ышанабыз һәм җиңүләр көтәбез!

Шушы көннәрдә барган Русия халыклары спартакиадасын уздыру республиканың спорт инфраструктурасының югары оештыру мөмкинлеген һәм сыйфатын билгели.

Ярышлар соңгы елларда төзелгән һәм яңартылган объектларда, шул исәптән халыкара спорт көрәше үзәгендә, фехтование үзәгендә һәм ишкәкле слалом корылмалары комплексында уза. Спартакиадада катнашучылар медальләр өчен генә түгел, ә 2028 елгы Олимпия уеннарына әзерлек өчен Русия җыелмасы составына керү мөмкинлеге өчен дә көрәшә. Башкортстанда иң югары дәрәҗәдәге турнирлар үткәрү өчен кирәкле мәйданчыклар, профессиональ кадрлар һәм тәҗрибә бар.
Башкортстан Башлыгы Раддий Хәбиров ярдәме белән спортны үстерү республиканың өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала
2019 елдан төбәк җитәкчесе кушуы буенча барлык муниципалитетларда яңа спорт объектлары төзелә һәм гамәлдәгеләрен яңарту бара. Бүген республикада 13,5 меңнән артык спорт корылмасы эшли, ә заманча инфраструктура Уфада һәм эре шәһәрләрдә генә түгел, районнарда һәм авылларда төзелә. Республика җитәкчелегенең эзлекле эше бер үк вакытта киңкүләм спортны үстерергә, югары дәрәҗәдәге спортчыларны әзерләргә һәм зур ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу сәясәтнең төп бурычы –яшенә, сәламәтлегенә һәм яшәү урынына карамастан, һәр кешегә физик культура белән шөгыльләнүне мөмкин итү.

Соңгы елларда республикада көрәш сарае, фехтованиеүзәге, ябык футбол манежы, ишкәкле слалом комплексы, яңа физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, боз ареналары һәм стадионнар сафка бастырылды. “МЕД” спорт комплексы, өстәл теннисы үзәге, ябык шугалаклар төзелеше дәвам итә.
Русия җыелма командалары составына Башкортстаннан 745 спортчы кертелгән – бу республиканың соңгы биш елдагы иң яхшы күрсәткече. 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәк спортчылары 3.654 медаль яулады, бу алдагы ел нәтиҗәсеннән 500 медальгә артык. Республика территориясендә халыкара турнирларны, чемпионатларны, беренчелекләрне һәм Русия Кубогын да кертеп, 1 141 эре спорт чарасы узды. Бу күрсәткечләр спортчыларны әзерләү системасының нәтиҗәлелеген, тренерларның югары профессиональлеген һәм югары казанышлар спортының тотрыклы үсешен раслый.
– Соңгы елларда Башкортстан спортчылары ил һәм дөнья күләмендә билгелелек ала, – ди Белореттан ядрә белән ату буенча Дөнья кубогының бронза призеры Матвей Потаповның тренеры Анатолий Посаженников. – Матвей Кытайда ядрә белән ату буенча дөнья Кубогында 349,9 балл җыеп, “Кечкенә калибрлы винтовка, 50 м, өч положение” Олимпия күнегүенең финалында бронза отты. Ул “Халыкара класстагы Русия спорт мастеры” исеменә лаек булды. Бу безнең өчен, республика өчен зур горурлык. Алда безне тагын да зур җиңүләр көтә дип ышанабыз.

Без дә ышанабыз! Республика спортчыларына зур уңышлар телибез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас