+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
10 Августа , 17:18

Уфада Русиянең иң көчле фехтовальщиклары көч сынаша

10–18 августта Уфада 24 төбәктән килгән 400 спортчы рапира, шпага һәм кылыч буенча көч сынаша. Башкортстан җыелма командасы составында Олимпия чемпионнары Тимур Сафин һәм Аделина Заһидуллина да чыгыш ясый.

Уфада Русиянең иң көчле фехтовальщиклары көч сынашаУфада Русиянең иң көчле фехтовальщиклары көч сынаша
Уфада Русиянең иң көчле фехтовальщиклары көч сынаша

Уфада иң көчле спортчылар арасында Русия халыклары Спартакиадасы кысаларында фехтование буенча ярышлар башланды. Сынаулар 10–18 августта Башкортстанның Фехтование буенча спорт әзерлеге үзәгендә уза.

Ярышларны ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов һәм Русия Фехтование федерациясе президенты, Русия җыелма командасының баш тренеры, Олимпия чемпионы Илгар Мамедов катнашты.

– Бу ярышларның әһәмияте аеруча зур, чөнки алар Русиянең милли җыелма командасына сайлап алу этабы булып тора. Фехтовальщикларыбыз үзләренең югары осталыгын күрсәтеп, илне иң эре халыкара турнирларда тәкъдим итү хокукы өчен көрәшер дип ышанам. Мондый ярышларны кабул итү безнең өчен аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.

Илгар Мамедов үз чыгышында Уфада Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда иң яхшы фехтование үзәкләренең берсе урнашканын әйтте. Ул Башкортстан җитәкчелегенең мондый масштаблы ярышларны республикада үткәрү тәкъдимен хуплавына шат булуын белдерде.

Спартакиадада Русиянең 24 төбәгеннән 400 спортчы катнаша. Турнир программасына өч төрле корал – рапира, шпага һәм кылыч буенча шәхси һәм команда ярышлары кергән.

Башкортстан җыелма командасы составында танылган фехтовальщиклар чыгыш ясый. Ир-егетләр арасында – Рио-де-Жанейродагы 2016 елгы Олимпия чемпионы Тимур Сафин, 2021 елгы юниорлар арасында дөнья беренчелеге җиңүчесе Егор Баранников, 2025 елгы яшьләр арасында дөнья беренчелегенең көмеш призёры Искәндәр Булатов һәм 2016 елгы юниорлар арасында Европа беренчелеге җиңүчесе Владислав Журавлёв.

Хатын-кызлар арасында республика данын Токио-2020 Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина , юниорлар арасында 2021 елгы дөнья беренчелеге җиңүчесе Аделина Бикбулатова, 2019 елгы дөнья һәм Европа чемпионаты җиңүчесе Анастасия Иванова, юниорлар арасында 2021 елгы дөнья беренчелеге җиңүчесе Полина Хәертдинова һәм 2025 елгы БДБ илләре уеннары җиңүчесе Таисия Ларькина яклый.

Башкортстан җыелма командасы өчен фехтование буенча беренче медальне Егор Баранников яулады. Ул рапира буенча шәхси ярышта бронза призёр булды.

Башкортстан халкын һәм республика кунакларын спортчыларыбызга теләктәшлек күрсәтергә чакыралар. Керү ирекле, 0+.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас