+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
11 Августа , 14:19

Алсу Миназова Башкортстан халкын Русия халыклары спартакиадасына чакырды

15–18 августта Уфада ишкәкле слалом буенча 18 төбәктән 108 спортчы ярышачак.

Алсу Миназова Башкортстан халкын Русия халыклары спартакиадасына чакырдыАлсу Миназова Башкортстан халкын Русия халыклары спартакиадасына чакырды
Алсу Миназова Башкортстан халкын Русия халыклары спартакиадасына чакырды

Русия халыклары спартакиадасы кысаларында ишкәкле слалом буенча ярышлар 15 августта Уфада башлана. Башкортстан халкын турнирга танылган слаломчы Алсу Миназова чакырды. Ул Русия һәм СССР тарихында Олимпия уеннарында ишкәкле слалом буенча чыгыш ясаган беренче спортчы.

Ярышларда Русиянең 18 төбәгеннән 108 спортчы катнашачак. Беренче стартлар 15 августта узачак. 16 һәм 17 августта спортчылар шәхси зачетта көч сынашачак. 18 августта ишкәкле слалом буенча командалы ярышлар узачак.

Турнир Уфада заманча ишкәкле слалом каналында үткәрелә. Әлеге объект «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән һәм Уфаның 450 еллыгына багышланган XII «Русия – спорт державасы» халыкара спорт форумында ачылган.

Хәзерге вакытта медальләрнең гомум исәбендә Башкортстан тугызынчы урында тора. Республика спортчыларының активында ике алтын һәм ике бронза медаль бар. Рейтингта Мәскәү беренче урында, Санкт-Петербург – икенче, Мәскәү өлкәсе өченче урында.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас