+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
13 Августа , 14:30

Көчле рух тәрбияләүче остаз

Балтач районы тренеры Евгений Гыйльмөхәммәтов балаларга спорт серләрен генә түгел, тормыш дәресләрен дә өйрәтә

Көчле рух тәрбияләүче остазКөчле рух тәрбияләүче остаз
Көчле рух тәрбияләүче остаз

Физкультурачылар көне алдыннан без гадәттә спортчыларның җиңүләре, рекордлары, казанышлары турында күбрәк сөйлибез. Әмма һәр медальнең, һәр кубокның һәм һәр уңышның икенче ягы да бар. Алар артында көн саен спорт залында балалар белән эшләүче, аларны үз көченә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә һәм максатка таба кыю атларга өйрәтүче тренер хезмәте тора.

Балтач районында шундый остазларның берсе – “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында тай боксы буенча тренер Евгений Гильмухаметов.
Ул Ташлы-Елга авылында туып-үсә. Урта белемне Иске Сикияз мәктәбендә ала. Балачактан ук спорт белән мавыга: җәйләрен йөгерергә, кышларын чаңгыда йөрергә ярата. Нәкъ менә шул елларда спорт аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә.

Мәктәпне тәмамлагач, егет Чайковский дәүләт физик культура һәм спорт институтына укырга керә. Биредә тренер һөнәренең нечкәлекләрен үзләштерә. Бу аның өчен гади генә белгечлек түгел, ә күңеленә якын булган хезмәткә беренче җитди адым була.

Балаларны спорт серләренә өйрәтергә керешкәнче, Евгений үзе дә зур спорт юлы үтә. Ул кул сугышы буенча спорт мас­терлыгына кандидат, кикбоксинг буенча дөнья чемпионаты призеры, тай боксы буенча беренче спорт разряды иясе. Республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда күп тапкырлар җиңүче һәм призер була. Шуңа күрә бүген ул яшь спортчыларга теорияне генә түгел, ә шәхси тәҗрибәсен дә җиткерә.

Югары уку йортын тәмам­лагач, хезмәт юлын Төмән шәһәрендә башлап җибәрә. Биредә тай боксы буенча тренер булып эшләп, бай тәҗрибә туп­лый. Әмма туган якка мәхәббәт көчлерәк була. 2019 елда Евгений Балтач районына кайтып, “Яшьлек” физкультура-сәла­мәтләндерү комплексында эшли башлый.

Анда эшләгән елларда аның кул астында шөгыльләнүчеләр республика һәм Идел буе федераль округы дәрәҗәсендәге ярышларда даими катнашып, призлы урыннар яулый. Бу уңышлар очраклы түгел. Алар көндәлек хезмәтнең, тырыш­лыкның һәм тренер белән спортчылар арасындагы үзара ышанычның нәтиҗәсе.

Күпләр тай боксын көч сынашу гына дип күз алдына китерә. Чынлыкта исә әлеге спорт төре кешедә тәртип, түземлек, җаваплылык, үз-үзеңне кулда тота белү кебек мөһим сыйфатлар тәрбияли. Рингка чыккан һәр спортчы көндәшен хөрмәт итәргә, җиңүгә омтылырга һәм җиңелүдән дә дөрес нәтиҗә ясарга өйрәнә. Шуңа күрә Евгений өчен иң мөһиме – медальләр генә түгел, ә көчле рухлы, үзенә ышанган шәхесләр тәрбияләү.

Тренер фикеренчә, зур нәтиҗәләргә ирешүнең ниге­зендә һәрвакыт уртак хезмәт ята.

– Иң беренче чиратта, балаларын безгә ышанып тапшырган һәр ата-анага рәхмәт әйтәсем килә. Аларның ышанычы безнең өчен бик кадерле. Спортта уңышка ирешү – ул уртак хезмәт. Тренер, бала һәм ата-ана бер команда булып эшләгәндә генә нәтиҗәгә ире­шергә мөмкин. Беркем дә баштан ук чемпион булып тумый. Моның өчен сабырлык, тырыш хезмәт һәм бер-береңә ышаныч кирәк. Ә безнең өчен иң зур җиңү – медальләр генә түгел, ә сәламәт, тәртипле, үз көченә ышанган яшьләр тәрбияләү, – ди Евгений Гыйльмөхәммәтов.

Тай боксы Балтач районында елдан-ел киңрәк тарала. Бу, һичшиксез, үз эшенә бөтен күңелен биреп хезмәт куючы тренерларның нәтиҗәле эш­чәнлеге белән бәйле. Евгений өчен һәр тәрбияләнүче – аерым шәхес. Кемдер киләчәктә зур спортта уңышларга ирешер, кемдер тормышта бөтенләй башка юл сайлар. Әмма спорт залында алган тәртип, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, үз-үзеңә таләпчәнлек һәм максатчанлык аларга кайсы өлкәдә генә булмасын ярдәм итәчәк.

Тренер сүзләренчә, спорт кешене көчле генә түгел, ә сабыр да итә. Ул җиңүнең кадерен белергә дә, уңышсызлыклардан дөрес нәтиҗә ясарга да өйрәтә. Шуңа күрә балаларның һәр кечкенә уңышы да аның өчен зур сөенеч.

Евгений Вениаминович хез­мәтендә иң зур бәя – укучы­ларының уңышлары, аларның күзләрендәге очкын һәм яңадан-яңа үрләр яуларга омтылышы. Нәкъ менә шушы нәтиҗәләр тренер хезмәтенең никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат раслый.

Фиргать НӘБИУЛЛИН.
Балтач районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас