+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
13 Августа , 14:49

Уфада ишкәкле слалом буенча Русия халыклары спартакиадасы ярышлары үтә

Ярышлар 15–18 августта узачак, керү ирекле. 

Уфада ишкәкле слалом буенча Русия халыклары спартакиадасы ярышлары үтәУфада ишкәкле слалом буенча Русия халыклары спартакиадасы ярышлары үтә
Уфада ишкәкле слалом буенча Русия халыклары спартакиадасы ярышлары үтә

Башкортстанда Русия халыклары спартакиадасы кысаларында ишкәкле слалом һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар башлана. 15 августта Инорсадагы ишкәкле слалом комплексында турнирның ачылыш тантанасы узачак.

Ишкәкле слалом ярышларында 18 төбәктән 108 спортчы катнаша. Алар К-1 һәм С-1дә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында, шулай ук К-1-экстримда көч сынашачак.

К-1дә спортчылар бер урынлы каякта ике калаклы ишкәк белән, ә С-1дә бер урынлы каноэда бер калаклы ишкәк белән чыгыш ясый. Нәтиҗә тизлеккә генә түгел, ә трассаны төгәл үтүгә дә бәйле: хаталар һәм штраф секундлары йомгаклау нәтиҗәсенә җитди йогынты ясарга мөмкин.

К-1-экстрим исә ярышның иң мавыктыргыч дисциплиналарының берсе санала. Биредә спортчылар трассада бер-берсе белән турыдан-туры көч сынаша, шуңа күрә көрәштә тактика, контакт һәм көтелмәгән борылышлар мөһим роль уйный.

15 августта рәсми тренировкалар һәм күрсәтмә заезд узачак. Күрсәтмә чыгыш 18:00дә башлана, ә 19:00дә ярышларның тантаналы ачылышы була.

16 августта ир-егетләр арасында К-1дә һәм хатын-кызлар арасында С-1дә шәхси ярышлар үтә. 17 августта ир-егетләр С-1дә, хатын-кызлар К-1дә чыгыш ясый. 18 августта К-1-экстрим буенча квалификация һәм финал ярышлары узачак. Командаларны бүләкләү тантанасы 16:00дә башлана.

Ачык суда йөзү ярышларында 9 төбәктән 30 спортчы катнашачак. Аларның стартлары 14–15 августка билгеләнгән.

Ярышларны тамаша кылырга республика халкы һәм кунаклары чакырыла. Керү ирекле, 0+.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас