

Авыргазы районының Толбазы авылында “Башнефть” (“Роснефть” компаниясе структурасына керә) ярдәме белән заманча күпфункцияле “Авыргазы-Арена” стадионы төзелде. Спорт объектын ачу тантанасы 8 августта Бөтенрусия физкультурачы көнен бәйрәм итү һәм “Көч. Бердәмлек. Гаилә” спорт фестивале кысаларында узды.
Яңа стадион районның социаль инфраструктурасының мөһим өлешенә әвереләчәк. Ул төрле яшьтәге кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр бирә.
Мәйданы 2 гектарга якын булган комплекс составында заманча футбол мәйданы һәм күнегүләр зонасы, имгәнүләрдән саклаучы махсус йөгерү юллары, баскетбол һәм пляж волейболы мәйданчыклары бар. Кышын мәйданчыкларның берсе хоккей тартмасына әвереләчәк.
Тамашачылар уңайлылыгы өчен 500 кешегә исәпләнгән ябык трибуна каралган. Ул стадионда район күләмендәге спорт ярышлары һәм киңкүләм бәйрәмнәр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Стадион бинасында шулай ук командалар өчен душ белән җиһазландырылган чишенү-киенү, судьялар һәм тренерлар, комментатор бүлмәләре, медицина пункты, җанатарлар өчен холл һәм башка мөһим инфраструктура урнашкан. Шулай ук спорт инвентарен прокатка бирү пункты эшләячәк. Биредә тимераякларны һәм велосипедларны прокатка алу хезмәтләре дә күрсәтеләчәк.
Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен стадионда кир-тәләрсез мохит булдырылган. Комплекс территориясендә җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен махсус сектор да бар.
Ачык һавада физкультура белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен интенсив файдалануга исәпләнгән урам тренажёрлары урнаштырылган зона булдырылган. Стадион Толбазы авылы һәм якындагы торак пунктларда яшәүче 10 меңнән артык кеше өчен спорт һәм актив ял итү үзәгенә әвереләчәк. Килүчеләр өчен 100 машинага исәпләнгән “стоянка” да җиһазландырылган.
“Авыргазы-Арена” стадионы ачылу – “Роснефть” һәм аның бүлендек җәмгыятьләренең үзләре эшчәнлек алып барган төбәкләрдә сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән системалы эшенең бер өлеше. Мондый проектлар спорт инфраструктурасын киңәйтеп кенә калмый, киңкүләм спортны популярлаштыруга, урындагы җәмгыятьләр өчен яңа очрашу һәм аралашу урыннары булдыруга, балаларга һәм яшьләргә үз мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
“Башнефть” белән бергә – спортка
Соңгы елларда “Башнефть” ярдәме белән Башкортстанда спорт инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән берничә зур проект тормышка ашырылды.
Алар арасында Благовещен шәһәрендә 25 метрлы бассейн, универсаль спорт заллары һәм скалодром булган “Заряд” физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Туймазыда реконструкцияләнгән “Спартак” стадионы, Октябрьский һәм Күмертауда боз сарайлары, Дүртөйледә заманча скейт-парк, шулай ук Булгаково авылындагы “Жемчужина” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бар.
Әлеге объектлар республиканың спорт инфраструктурасын ныгытуга зур өлеш кертте һәм төбәктә дистәләрчә мең кешегә спорт белән даими шөгыльләнү өчен шартлар тудырды.
“Башнефть” ярдәме белән тормышка ашырылган проектлар республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә. “Авыргазы-Арена” да әлеге эшнең дәвамы булып тора. Яңа стадион балалар һәм яшьләр өчен – күнегүләр, ярышлар һәм спорт белән танышу мәйданына, ә район халкы өчен актив ял итү урынына әвереләчәк.
БЕЛЕШМӘ:
“Башнефть” акционерлар нефть компаниясе – илнең нефть-газ тармагындагы иң өлкән предприятиеләрнең берсе. Компания нефть һәм газ чыгару, шулай ук аларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Аның төп җитештерү активлары, шул исәптән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплекслары Башкортстанда урнашкан. Компания нефть һәм газны эзләү һәм чыгару эшләрен шулай ук Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Ненец автономияле округы, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае һәм Татарстан Республикасы территорияләрендә алып бара.
Элина ФӘЙЗУЛИНА.