+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
16 Августа , 15:28

Уфа спортчылары җиңү яулады

  София Илтерәкова Франкфуртта узган дөнья чемпионатында Русия командасы белән беренче урынны алды. Стәрлетамактан Полина Дмитриева исә Европа чемпионатында дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яулады.  

Уфа спортчылары җиңү яуладыУфа спортчылары җиңү яулады
Уфа спортчылары җиңү яулады

Уфадан гимнастика остасы София Илтерәкова Франкфурт-на-Майнеда (Германия) узган дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында командалык күптөрлелектә алтын медаль яулады.

Русия командасы 278,300 балл җыеп, беренче урынны алды. Болгария спортчылары 276,050 балл белән — икенче, Кытай җыелма командасы 275,400 балл белән өченче булды.

София Илтерәкованың гомум җиңүгә керткән өлеше 111,850 балл тәшкил итте. Уфалы гимнастка дүрт төрнең өчесендә финалга чыкты. Туп белән күнегүләр финалында ул 29,80 балл җыеп, көмеш медальгә лаек булды. Алтын медальне Германия вәкиле Дарья Варфоломеев яулады (30,35 балл), ә Русия спортчысы Мария Борисова өченче урынны алды (29,15 балл).

Башкортстанның тагын бер вәкиле — Стәрлетамактан спорт гимнасткасы Полина Дмитриева — Хорватиядә узган юниорлар арасында Европа чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Ул дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

Полина шәхси күптөрлелектә икенче урынны алды, ә брусьяларда һәм ирекле күнегүләрдә чемпион булды. Шулай ук Русия җыелма командасы составында командалык күптөрлелектә Европа чемпионы исемен яулады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров спортчыны һәм аның тренеры, республика җыелма командасының өлкән тренеры һәм Русия җыелма командасы тренеры Елена Кайгулованы уңышлары белән котлады.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Уфа спортчылары җиңү яулады
Уфа спортчылары җиңү яулады
Автор:Денис Таваев
Читайте нас