

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы «Тетраэдр» белән танышты. Комсомольская урамында урнашкан яңа үзәк агымдагы елның июлендә эшли башлаган.
Комплексны 2013 елда төзи башлаганнар. Башта биредә йөзү комплексы булырга тиеш булган, әмма төзелеш озак еллар дәвамында тәмамланмый калган. 2024 елда яңа инвестор – «Астро-Лифт» компаниясе – проектны яңадан башлап, аны тулысынча үзгәрткән.
Биш катлы бинаның мәйданы 11,6 мең квадрат метр тәшкил итә. Проектка 2 миллиард сум инвестиция кертелгән, 110нан артык эш урыны булдырылган.
«Тетраэдр»да заманча тренажёрлар белән җиһазландырылган заллар, бассейннар, сауна һәм хаммам, төркемләп шөгыльләнү өчен 10 зал, спа-клуб, ресторан һәм төрле яшьтәге балалар өчен клуб эшли. Комплекс каршында 200 урынлык парковка да бар.
Радий Хәбиров бассейннарны һәм фитнес-залларны карады. Бассейннарның берсендә Башкортстанның синхрон йөзү җыелма командасы чыгыш ясады.
Республика Башлыгы «Тетраэдр»ны Уфада тиңдәше булмаган уникаль объект дип атады. Аның сүзләренчә, комплекс янында заманча Көрәш сарае урнашкан, 1 сентябрьдә якындагы яңа мәктәп тә ачылачак. Шулай итеп, бу территориядә зур спорт кластеры формалаша.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102