+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
24 Августа , 15:16

Полина Дмитриева Башкортстан Башлыгының рәхмәтенә лаек булды

24 августта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров спорт гимнастикасы буенча юниорлар арасында Европа чемпионатында республика һәм ил данын яклаган Полина Дмитриевага һәм аның тренеры Елена Кайгуловага дәүләт бүләкләре тапшырды.

Полина Дмитриева Башкортстан Башлыгының рәхмәтенә лаек булдыПолина Дмитриева Башкортстан Башлыгының рәхмәтенә лаек булды
Полина Дмитриева Башкортстан Башлыгының рәхмәтенә лаек булды

Стәрлетамакның Олимпия резервы спорт мәктәбендә дүрт яшеннән гимнастика белән шөгыльләнүче Полина күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Хорватиядә узган Европа чемпионатында ул дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

Радий Хәбиров яшь спортчыга Башкортстан Башлыгының Рәхмәтен тапшырды. Ә югары спорт нәтиҗәләре өчен аның тренеры Елена Кайгулова республика Почёт грамотасына лаек булды.

Башкортстан Башлыгы тренерга һәм Полинаның әти-әнисенә яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

– Без спортчыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Яңа җиңүләр телим! – диде Радий Хәбиров.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас