29 августта Көрәш сараенда республика тарихында икенче тапкыр профессиональ йодрык сугышы буенча «Прайм Файтинг Чемпионшип» турниры узачак.
Ярышлар «Русия спорты» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Турнир профессиональ спортчыларны бер мәйданда җыеп, йодрык сугышы спортын үстерүгә һәм республикада спорт хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Уфада узачак ярыш Башкортстанда әлеге форматтагы профессиональ турнирлар үткәрү традициясен дәвам итәчәк. Көрәш сөючеләрне кызу алышлар һәм тамашачылар өчен истә калырлык спорт бәйрәме көтә.
Фото: Молодежная газета