Кыргызстанда узган VI Бөтендөнья күчмә халыклар ярышларында 10 илдән 19 стронгмен иң көчле спортчы исеме өчен көрәште. Иң катлаулы сынауларның берсе — 400 килограммлы металл «дөя» не биш метрга күчереп утырту булды. Бу ярышта Башкортстан батыры Денис Ваһапов бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Гомум зачетта Башкортстан спортчысы бары тик Иран катнашучысына гына оттырды. Киләсе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 2028 елда Казанда узачак.