+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
7 Сентября , 09:53

“Кызыл таң” спорт сөюче дусларын җыя!

Алтын көздә, сентябрь ахырында «Кызыл таң» газетасы Дүртөйле районы хакимияте белән берлектә традицион җиңел атлетика ярыммарафонын оештыра. Быел бу матур чара 36нчы тапкыр узачак!

Добавить в предпочтительные источники Google
“Кызыл таң” спорт сөюче дусларын җыя!“Кызыл таң” спорт сөюче дусларын җыя!
“Кызыл таң” спорт сөюче дусларын җыя!
Ярыммарафонның төп максатлары иң көчле йөгерешчеләрне ачыклау гына түгел, ә бәлки яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру, спортка җәлеп итү һәм аны пропагандалау булып кала бирә.

Бәйге 26 сентябрьдә сәгать 11дә башланачак. Старт һәм финиш — Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында. Зур спорт бәйрәмендә елдагыча республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән дә йөгерешчеләр бик теләп катнашыр, дип ышанабыз.

10–13 яшьлек балалар 300 метрга ярышачак. 14–15 яшьлек кызлар — 5 километр, ә шул ук яшь төркемендәге егетләр 10 километр арага көч сынашачак. Бу өч төркемнең һәркайсында Дүртөйле районы мәктәпләреннән бишәр укучы катнаша алачак.

10 километр ара 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар өчен дә каралган. Ярыммарафонга (21,1 километр) шулай ук 18 яше тулган, сәламәтлеге буенча медицина чикләүләре булмаган һәркем йөгерә алачак.

10 һәм 21,1 километр арага йөгерүчеләр өчен старт өчен түләү — 300 сум. Теркәлү өчен 9.00–10.30 сәгатьләрдә Дүртөйле тарих һәм туган якны өйрәнү музеена (Рәзил Мусин урамы, 64) килергә кирәк. Сораулар белән Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр белән эшләү, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (8-34787-2-19-79).

Һәр 2,5 километр саен су, чәй һәм җиңелчә туклану мөмкинлеге булган пунктлар оештырылачак. Җиңүчеләрне Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Шулай ук «Иң яшь йөгерешче», «Иң өлкән йөгерешче», «Җиңүгә омтылыш өчен» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Спорт бәйрәмендә көчен сынап карарга теләүчеләрне һәм тамашачыларны матур чарага көтеп калабыз!

Рәсемдә: старт.
Фото: автор архивыннан.


Автор:Миләүшә Латыйпова