+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
9 Сентября , 15:52

Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!

Игорь Бобырев һәм Андрей Николаев паралимпия йөзүе буенча Европа чемпионнары булды. Бүләкләү тантанасында алар Русия флагы астында чыкты, Русия гимны яңгырады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!
Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!

Игорь Бобырев SB2 классында 50 метрга брасс белән йөзүдә беренче урынны алды. Ул Төркия һәм Греция спортчыларыннан алда килде. Аның тренерлары — Наил Гарифуллин һәм Сергей Трухачёв.

Андрей Николаев S8 классында 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә җиңде. Икенче урын Италия спортчысына бирелде, өченче урынны тагын бер Русия йөзүчесе алды. Андрейның тренеры — Фәнил Кираев.

Ике спортчы да Башкортстанның Адаптив спорт үзәге тәрбияләнүчеләре.

Европа чемпионаты Төркиядә уза һәм 12 сентябрьдә тәмамлана. Башкортстан спортчыларына алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!
Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!
Башкортстан спортчылары Европа чемпионатында ике алтын яулады!
Автор:Денис Таваев