

Ярышларда Башкортстан, Татарстан, Ырынбур, Ульяновск өлкәләре һәм башка төбәкләрдән 100гә якын яшь спортчы катнаша. Дүрт көн дәвамында алар 20 авырлык категориясендә җиңү өчен көч сынашачак.
Владислав Новицкий исеме Октябрьскийдагы бокс тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 2004 елда шәһәрнең бокс федерациясен җитәкләгән һәм җирле спортчыларның уңышлы чыгышларына нигез салган. Аның җитәкчелегендә Октябрьский боксчылары яңа дәрәҗәгә күтәрелгән. Алар арасында Русия җыелма командасы составына кергән Леонид Костылёв та бар.
Турнирда кызларның да катнашуы игътибарга лаек. Октябрьскийда хатын-кызлар боксына кызыксыну шәһәрдә туып-үскән, WBA Asia чемпионы Азалия Аминева уңышларыннан соң аеруча арткан. Хәзер шәһәрнең алты бокс клубында төрле яшьтәге 600гә якын кеше шөгыльләнә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый ярышлар яшь спортчылар өчен тәҗрибә туплау һәм үз көчләрен сынау өчен мөһим мәйданчык булып тора.