

Бүген Уфаның Көрәш сараенда Русия халыклары спартакиадасының спорт көрәше буенча финал ярышларына старт бирелде. Ярышларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Олимпия чемпионнары Александр Карелин, Михаил Мамиашвили һәм Давид Мусульбес белән бергә ачты.
Спартакиадада 50 төбәктән 300гә якын спортчы катнаша. Башкортстан данын җиде атлет яклый.
Радий Хәбиров ярышларда катнашучыларга уңышлар теләп, танылган спортчыларның яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләде. Шулай ук республикада спорт көрәшен үстерүгә өлеш керткән тренерларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Олимпия чемпионнары Уфада ярышларны югары дәрәҗәдә оештыруны билгеләп үтте. Александр Карелин Көрәш сараен уникаль спорт объекты дип атады. Михаил Мамиашвили исә Спартакиаданың совет чорындагы кебек көчле спортчыларны берләштерүче яхшы традициягә әверелүенә өмет белдерде.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров һәм мәртәбәле кунаклар «Көрәш һәм җиң!» флешмобына кушылды.
Спорт көрәше — Башкортстанда Русия халыклары спартакиадасы кысаларында кабул ителгән алтынчы спорт төре. Моңа кадәр Уфада йөзү, ишкәкле слалом, фехтование, триатлон һәм велосипед спорты буенча ярышлар узды.