

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия халыклары спартакиадасының спорт көрәше буенча ярышларында катнашучы мәртәбәле кунаклар белән очрашты. Алар арасында Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңгән һәм призлы урыннар алган танылган спортчылар һәм тренерлар бар иде.
Радий Хәбиров Русия спорт көрәше федерациясенә Спартакиаданы оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Уфада Көрәш сарае, фехтование үзәге һәм ишкәкле слалом комплексы төзелде. Киләчәктә башкалада өстәл теннисы үзәге, зур җиңел атлетика манежы, боксны үстерү үзәге һәм Теннис академиясе төзү планлаштырыла.
— Сез — спортның чын легендалары. Сезнең Башкортстанга килүегез яшь көрәшчеләр өчен зур бәйрәм. Бәлки, бүгенге ярышларда без булачак Олимпия чемпионнарын күрербез, — диде Радий Хәбиров.
Өч тапкыр Олимпия чемпионы, Русия сенаторы Александр Карелин Уфада төзелгән Көрәш сараеның югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен мөһим мәйданчыкка әверелүен билгеләде.
Русия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили исә республикадагы күпсанлы спорт объектлары һәм ярышларның тыгыз календаре балаларны һәм яшүсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә кызыксындыруын ассызыклады.
Очрашуда тренерларның һәм остазларның яшь буынны тәрбияләүдәге роле дә билгеләп үтелде. Радий Хәбиров физкультура укытучылары белән аерым очрашу үткәрергә планлаштыруын әйтте.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102