+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
11 Сентября , 04:36

Радий Хәбиров яшь спортчылар белән күреште

Очрашуда тренерның роле, зур ярышларга әзерлек һәм спортны үстерү мәсьәләләре күтәрелде. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров яшь спортчылар белән күрештеРадий Хәбиров яшь спортчылар белән күреште
Радий Хәбиров яшь спортчылар белән күреште

10 сентябрьдә Уфадагы Көрәш сараенда Русия халыклары спартакиадасы кысаларында «Диалог о главном» узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашкан очрашуга 800дән артык яшь спортчы җыелды.

Республика җитәкчесе Башкортстанда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылуын һәм заманча спорт объектлары төзелүен билгеләде.

– Минем өчен иң мөһиме – балаларның спорт белән шөгыльләнүе. Чөнки спорт кешене ныгыта, тәрбияли, көчлерәк итә, – диде Радий Хәбиров.

Ул яшь спортчылар өчен тренерның роле аеруча зур булуын ассызыклады.

– Әгәр сезнең тренерыгыз бар икән, ул – тормышта ышанычлы терәк. Ул сезне спортчы иткән кеше, – диде республика Башлыгы. – Минем бер хыялым бар: Башкортстанда спорт көрәше буенча олимпияда чемпионы булсын иде.

Очрашуда өч тапкыр олимпияда чемпионы Александр Карелин, Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили һәм олимпияда чемпионы Давид Мусульбес та катнашты. Алар яшь спортчыларга тренерларын һәм ата-аналарын кадерләргә, үз максатларына таба ныклы адымнар белән барырга киңәш итте.

Яшьләр кунакларга Олимпия уеннарына әзерлек, җиңелүләрдән соң бирешмәү һәм старт алдыннан дулкынлануны җиңү турында сораулар бирде.

Радий Хәбиров шулай ук башкорт спортчыларының киләсе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында Русия җыелма командасы составында катнашачагын хәбәр итте. 2028 елда Уфада ШОС Уеннары узачак.

Очрашу ахырында республика Башлыгы спорт һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган берничә кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев