Уфалы Виктория Харичкова кадетлар арасында заманча биш көрәш буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады. Ярышлар Португалиядә узды.
Эстафетада Башкортстан спортчысы Мәскәү кызы Яна Коновалова белән бергә чыгыш ясады. Русия кызларыннан торган дуэт икенче урынны алды.
Русия спортчылары чикләүләр бетерелгәннән соң беренче тапкыр Европа чемпионатында үз илләре флагы астында чыгыш ясады.