+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
14 Сентября , 14:11

Спорт өлкәсе – игътибар үзәгендә!

Башкортстанда ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек өчен яңа мәйданчыклар ачылды.

Спорт өлкәсе – игътибар үзәгендә!Спорт өлкәсе – игътибар үзәгендә!
Спорт өлкәсе – игътибар үзәгендә!
Бүген, 14 сентябрьдә, атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеобәйләнеш аша ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек өчен яңа җиде мәйданчыкның эшен башлап җибәрде. Алар Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зилаер районнарында, Күмертауда, Сибайда һәм Октябрьскийда ачылды. Шулай ук Сибайда, Бәләбәйдә һәм Уфа районында өч «акыллы» спорт мәйданчыгы эшли башлады.

Радий Хәбиров халыкны яңа объектлар ачылу белән котлады һәм республиканың шәһәрләрдә һәм районнарда физик культура белән шөгыльләнү өчен инфраструктураны эзлекле рәвештә үстерүен билгеләп үтте.

– Бик яхшы башлангыч. Хәерле юл! Алга! – дип теләде яшь спортчыларга Радий Хәбиров.

Муниципалитет башлыклары Башкортстанның идарә командасына республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерделәр.

– «Акыллы» мәйданчык – ул заманча санлы спорт объекты. Хәзер һәр кеше – беренче сыйныф укучысыннан алып ветеранга кадәр – бирегә килеп, QR-кодны сканерлап, профессиональ тренерлардан шәхси видеоинструкция ала ала, – дип сөйләде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.

Шунысын да билгеләп үтик: ГТО мәйданчыклары «Русия спорты» дәүләт программасы кысаларында ачыла. Алар турниклар, брусьялар, гимнастика эскәмияләре, көч тренажерлары, сикерү һәм ыргыту секторлары белән җиһазландырылган заманча спорт комплекслары.

Башкортстан Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов 2026 елда республикада «акыллы» спорт инфраструктурасын үстерү һәм ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек мәйданчыклары булдыру эшенең дәвам итәчәген ассызыклады.

– Башкортстанда республика халкы физик культура белән шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар да тудырыла, – диде Руслан Хәбибов. – 2026 елда ГТОның 15 мәйданчыгын ачачакбыз.

Фото: glavarb.ru


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас