+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
20 Сентября , 09:00

"Спорт" туганлыгы һәм корыч характер

СВО ветераннары "Батырлар алышы" һәм "Уральская Сечь" турнирларында чыгыш ясады

"Спорт" туганлыгы һәм корыч характер"Спорт" туганлыгы һәм корыч характер
"Спорт" туганлыгы һәм корыч характер

"Батырлар алышы" көч спорт төрләре буенча Милли кубок һәм "Уральская Сечь" кул көрәше буенча ярышлар Уфада узды. "Көчле кешеләр" спорт тернәкләндерү проекты кысаларындагы зур вакыйга "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан буенча филиалы һәм Башкортстан СВО ветераннары ассоциациясенең актив катнашлыгында узды.

Ярышлар Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән килгән атлетларны берләштерде. Ярышларның төп горурлыгы шунда, СВО ветераннары һәвәскәр спортчылар белән беррәттән чыгыш ясады.

Рекордлар һәм шәхси җиңүләр:
Альберт Мостафин (Уфа шәһәре)
Артем Мөхәрәмов (Уфа шәһәре)
Кирилл Павлов (Толбазы авылы)
Рафис Нуриханов (Иглин районы).

Турнирлар җәйге тренировкаларга йомгак ясады. Көч спорты чираттагы тапкыр безнең егетләргә җәрәхәтләрдән соң физик тернәкләнүне тизләтергә, эмоциональ киеренкелекне җиңәргә һәм үзләрен яңадан какшамас көч итеп тоярга ярдәм итүен исбатлады.

Фоторәсемнәр: Артур Сәлимов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас