+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
22 Сентября , 11:00

Камиләгә вакыт кирәк...

Яшь фигуристканың нигә күңеле төшә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Камиләгә вакыт кирәк...Камиләгә вакыт кирәк...
Камиләгә вакыт кирәк...

Бозда бию буенча Олимпия чемпионы Наталья Бестемьянова фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның Мәскәүдәге Русия җыелма командасының контроль прокатларында уңышсыз чыгыш ясау сәбәпләре турында фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта Sports.kz хәбәр итә.

"Камилә Вәлиева турында бертуктаусыз сөйләргә әзермен. Аны бик яратам. Камилә табигатьтән шундый сәләтле, аның искиткеч грациясе бар. Аңа барлык уңышсыз һәм гаделсез карарларны җиңеп чыгуын һәм үзен югалтмаска, ә кире үз хәленә кайтуын телим. Вәлиевага ярдәм итәрләр дип өметләнәм. Аңа ярдәм кирәк, ул искиткеч матур фигуристка, мондыйларның әлегә кадәр булганы юк иде. Камилә бу хакта белә, тик кайвакыт күңеле төшә һәм югалып кала», — дип фикерләре белән уртаклаша Бестемьянова.

Контроль прокатларда Камилә ирекле программа чыгышында берничә хата җибәрде. Элегрәк хореограф Бенуа Ришо шулай ук Русия фигуристкасына элекке кичерешләрен һәм шуу сыйфатын тергезү өчен вакыт кирәк, дип белдергән иде.

Фото: cdn-m.sport24.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова