+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
23 Сентября , 13:53

Спортчыларыбызга уңышлар телибез!

Яңа баскетбол сезоны башланыр алдыннан Башкортстан буенча Русия Федераль иминлек хезмәте идарәсендә хәвефсезлек органнары хезмәткәрләре һәм Башкортстанның «Динамо» һәм "Динамо-2" баскетбол клублары уенчылары очрашуы булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
«Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-лейтенант И.В. Кочнев сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте:

"Динамо" профессиональ баскетбол клубы барлыкка килү белән Уфага зур баскетбол килде. Шәһәр халкы һәм кунакларының илнең иң яхшы баскетболчыларын үз күзләре белән күрү, Русия чемпионатында үз шәһәрләре өчен җан ату, командага ярдәм итү мөмкинлеге бар."

Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Плотников Р.П. спортчыларга рух ныклыгы, остазлар һәм гаиләләр йөзендә ышанычлы тыл, имгәнүләр булмау теләде.

Чара ахырында барлык баскетбол сөючеләрне яңа сезон матчларына чакырдылар, ул агымдагы елның 1 октябрендә Уфа шәһәрендәге «Динамо» спорт комплексы базасында башлана.

Фото: Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортостан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

 

Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
Автор:Ример Насретдинов