+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
26 Сентября , 06:00

Башкортстан гимнасткасы яшүсмерләр Олимпиадасында Русия данын яклаячак

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан гимнасткасы яшүсмерләр Олимпиадасында Русия данын яклаячакБашкортстан гимнасткасы яшүсмерләр Олимпиадасында Русия данын яклаячак
Башкортстан гимнасткасы яшүсмерләр Олимпиадасында Русия данын яклаячак

Башкортстан гимнасткасы Полина Дмитриева Русия җыелма командасы составына керде. Спортчыны Олимпия комитеты башкарма комитеты раслаган командага кертте.

Русия җыелма командасы ярышларда Русия флагы һәм милли символика төшерелгән спорт киемендә чыгыш ясаячак.

IV җәйге яшүсмерләр Олимпиадасы 31 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Сенегалда узачак. Ярышларда якынча 2700 спортчы катнашып, 25 спорт төрендә 153 медаль комплекты өчен көрәшәчәк.

Бу Африкада узачак шундый дәрәҗәдәге беренче күпспортлы ярыш булачак.

Полина Дмитриевага уңышлар телибез!

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев