+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
26 Сентября , 12:24

Күңелләргә шатлык өстәп

Бүген Дүртөйле районында "Кызыл таң" гәзите призына 36нчы җиңел атлетика ярыммарафоны узды. Спорт бәйрәме гәзитебезнең гимны белән башланып китте, аны Дүртөйле үзешчән артистлары күңелләргә үтеп керерлек матур итеп башкарды.

Күңелләргә шатлык өстәпКүңелләргә шатлык өстәп
Күңелләргә шатлык өстәп
Спорт бәйрәмендә елдагыча республикабызның төрле районнарыннан килгән йөгерешчеләр көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар арасында иң өлкәне Ижевск шәһәреннән Ираида Лоскутова булды. Аңа 78 яшь. Ираида ханым ун километрга йөгерде. Ә менә 21,1 километр арага, ягъни ярыммарафонга чыгарга җөрьәт итүчеләр арасында иң өлкәне Дүртөйле шәһәреннән Равил Шәйхтдинов иде. 74 яшьлек спортчы үз яшь төркемендә (70+) икенче урын яулады.

"Ярыммарафонның иң яшь йөгерешчесе" дигән исемгә Дүртөйле шәһәренең күппрофильле колледжы студенты Данил Исламов ия булды. Әйткәндәй, спорт бәйрәмендә аның энесе - шәһәрнең бишенче санлы мәктәбе укучысы Рамил һәм әнисе - өченче санлы балалар бакчасында физкультура буенча инструктор Дилә Хөсәен кызы да катнашты, алар ун километрга йөгерде.

Көн кояшлы, җилсез булып, спорт бәйрәме һәркемгә матур тәэссоратлар бүләк итте. Җиңел атлетика бәйгесендә катнашучылар арасында яшь буын вәкилләренең күп булуы сөендерде. Ә җиңүчеләргә, әлбәттә, истәлекле дә, кыйммәтле дә бүләкләр тапшырылды.

Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Октябрьский шәһәреннән килгән Камил Сабитов яулады.
- Мин Һөнәрем буенча водитель, "Кызыл таң" призына үткәрелүче бу күркәм чарада унбиш еллап катнашып киләм инде, призлы урыннар алганым бар иде, әмма пьедесталның иң югары баскычына беренче тапкыр күтәрелдем, - дип уртаклашты ул.

Чарадан тулы репортажны гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укый алырсыз.

Рәсемдә: абсолют чемпион Камил Сабитов.
Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас