+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
27 Сентября , 11:52

Хезмәттәшебезне искә алып...

Ишембай районының Урман-Бишкадак авылында Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясенең генеральный директоры урынбасары Вилдан Галин истәлегенә волейбол турниры узды.

Хезмәттәшебезне искә алып...Хезмәттәшебезне искә алып...
Хезмәттәшебезне искә алып...

Вилдан Галин 2024 елның сентябрендә 45 яшендә кинәт вафат булды. Ул башкорт журналистикасын үстерүгә зур өлеш кертте һәм хезмәттәшләре арасында якты истәлек калдырды.

Ярышларда урындагы авыл халкы җыелма командасы, журналист хезмәттәшләре командасы, Ишембай районы хакимияте командасы һәм журналистның туганнары катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны авыл халкы командасы яулады. Алар инде икенче ел рәттән чемпион исемен саклап килә. Турнирның иң өлкән катнашучысы — радио һәм телевидение ветераны Рафаэль Юнысов, аңа 78 яшь.

Барлык командалар да кубоклар, медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас