

“Ярыммарафонның иң яшь йөгерешчесе” дигән исемгә Дүртөйле шәһәренең күппрофильле колледжы студенты Данил Исламов ия булды. Әйткәндәй, спорт бәйрәмендә аның энесе – шәһәрнең 5нче мәктәбе укучысы Рамил һәм әнисе – 3нче балалар бакчасында физкультура буенча инструктор Дилә Хөсәен кызы да катнаштылар, алар ун километрга йөгерде.
– Безнең гаилә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнаша, – дип уртаклашты Дилә ханым. – Улларыбыз укуда да, спортта да яхшы күрсәткечләргә ирешә, бу, без – әти-әниләре өчен зур сөенеч. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: спорт адәм баласын һәр яклап тәртипкә өйрәтә, шуңа күрә балаларны төрле спорт секцияләренә йөртү зарур. Улларымның физкультура укытучысыннан да бик уңдык: 40 ел хезмәт стажы булган Гөлүсә Дәүләтгәрәева бүген дә ярыммарафонда көярмәннәребез арасында.
Данил Исламовның дуслары да, Дүртөйле күппрофильле колледжының яшь йөгерешчеләре дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу үзе үк – әлеге уку йортында спортка зур игътибар бирелүенең ачык дәлиле.
Кече яшьтәге мәктәп укучылары да ярышта катнаша алды: алар өчен аерым дистанция – 300 метрга йөгерү оештырылды. 14-15 яшьлек кызлар – 5 километр, ә шул ук яшь төркемендәге егетләр 10 километр арага көч сынашты.
10 километр ара 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар өчен дә каралган иде. Чарада җәмгысы ике йөзгә якын кеше катнашып, шуларның 60ы ярыммарафонга чыкты.
Көн кояшлы, искиткеч матур булып, спорт бәйрәме һәркемгә матур тәэссоратлар бүләк итте. Җиңел атлетика бәйгесендә катнашучылар арасында яшь буын вәкилләренең күп булуы сөендерде, әлбәттә. Ярыммарафонда һәр яшь төркемендә (18-39, 40-49, 50-59, 60-69, 70+) җиңүчеләр билгеләнеп, аларга тантаналы шартларда истәлекле дә, кыйммәтле дә бүләкләр тапшырылды.
Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Октябрьский шәһәреннән килгән Камил Сабитов яулады.
– Мин – һөнәрем буенча водитель, “Кызыл таң” призына үткәрелүче бу күркәм чарада унбиш еллап катнашып киләм инде, призлы урыннар алганым бар иде, әмма пьедесталның иң югары баскычына беренче тапкыр күтәрелдем, – диде ул. – “Кызыл таң” гәзите призына ярыммарафонның 36 ел дәвамында үткәрелүе үзе үк аның халык арасында нинди зур абруй казануы турында сөйли. Еллар уза, буыннар алмашына, ә бу чарага булган кызыксыну кимеми. Киресенчә, спортның сәламәтлек, актив тормыш һәм яхшы кәеф чыганагы булуын аңлаучылар саны арта гына бара. Безгә яңа дуслар, бердәмлек тойгысын, чын бәйрәм бүләк иткән өчен яраткан гәзитебезгә һәм кунакчыл Дүртөйле җиренә ихлас рәхмәтлемен!
Рәсемдә: иң яшь спортчыларны тәбрикләү мизгеле
Автор фотосы.