-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
5 Октября , 14:36

Уфада ат чабышлары узачак

10 октябрьдә Уфаның «Акбузат» ипподромында ат спорты буенча зур бәйрәм узачак.

title
Уфада ат чабышлары узачакУфада ат чабышлары узачак
Уфада ат чабышлары узачак

Чара Башкортстан Республикасы көненә һәм төбәк Башлыгы призына уздырыла торган ярышларга багышлана.

Тамашачыларны ат чабышлары һәм спорт бәйгеләре белән бергә бәйрәм атмосферасы да көтә. Ярышларда саф токымлы атлар, башкорт атлары һәм юртаклар катнашачак.

Спорт программасыннан тыш, кунаклар өчен күңел ачу чаралары да оештырыла. Башкорт эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак, халык һөнәрчеләре мастер-класслар үткәрәчәк һәм ярминкә эшләячәк. Кунаклар милли ашлардан авыз итә, шулай ук республика җитештерүчеләреннән яңа сауган кымыз сатып алалачак.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара башкаланың спорт тормышындагы иң якты вакыйгаларның берсе булачак.

Чарага керү ирекле. Башлана — 13:00.

Яшь чикләве: 6+.

Автор:Ример Насретдинов