+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
15 Октября , 07:30

Бозда бик кайнар булачак!

Казанда узачак ярышларда Камилә Вәлиева да чыгыш ясый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бозда бик кайнар булачак!Бозда бик кайнар булачак!
Бозда бик кайнар булачак!
17 һәм 18 октябрьдә Казанда фигуралы шуу буенча « Рапсодия льда» Русия Гран-приеның беренче этабы узачак. Күпләр көткән бу турнир сезонның беренче зур старты булачак. Камилә Вәлиеваның янә ярышлар бозына кайтуы һәм Софья Муравьеваның тренерсыз чыгуы этапны тагын да кызыклырак ясый һәм тамашачылар арасында төрле фикерләр тудыра.
Бозга Камилә Вәлиева, Софья Муравьева, Анна Фролова, Камилла Нелюбова һәм Ксения Гущина чыгачак. Күренекле спортчы кызларның бер бозга чыгуы тамашачылар өчен дә төп интрига булачак.
Шунысы мөһим, яраткан спортчыбыз Камилә Вәлиева өчен бу этап — паузадан соң беренче шәхси старт булып тора. Камилә өчен программаларны хореограф Бенуа Ришо куйган.
Ир-егетләр арасында ялгыз шуу буенча конкуренция, шулай ук, бик көчле булырга вәгъдә итә. Ярышларда Матвей Ветлугин, ике тапкыр Русия чемпионы Евгений Семененко һәм юниорлар арасында дөнья чемпионы Андрей Мозалев катнашачак.
Парлы шууда гамәлдәге чемпионнар Александра Бойкова һәм Дмитрий Козловский чыгыш ясаячак.

Фото: sport24.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова