+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 декабрь 2014, 23:49

Яшь галимнәр очрашты

Шушы көннәрдә Салават шәһәрендә Яшьләрнең фәнни-техник иҗаты көннәре үтте. Оештыручылар — Башкортстан Фәннәр академиясе, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Фәнгә булышлык итү һәм аны үстерү фонды.

Әлеге чараның төп максаты — тәҗрибә алмашу, проектларны тормышка ашыруда практик ярдәм күрсәтү, фән һәм технология яңалыклары белән танышу, яшьләрнең фәнни-техник иҗатын үстерү, инновацион мохит формалаштыру.
Яшьләрнең фәнни-техник иҗаты көннәре Уфа дәүләт нефть техник университетының Салават филиалы бинасында узды. Яшь талантлар Баш-кортстанның бик күп шәһәр-районнарыннан килгән иде.
“Яшь талантлар” секциясе-нең эше барышында мәктәп укучыларының фәнни-техник эшләре күргәзмәсе һәм конкурсы, “ШУСТРИК” балалар инновацион конкурсы презентациясе узды.
Барлыгы 50дән артык эш тәкъдим ителгән иде, аларның 42се дипломнар белән билге-ләнде. Чарага Салават шәһәре-нең Эшкуарлар ассоциациясе дә кушылды, алар җиңүчеләрне призлар белән сөендерде.
“Яшьләр инновациясе” секциясе студентларны берләш-терде. Утызга якын эш дүрт номинациядә тәкъдим ителде. Инвесторларның алар белән кызыксынуы яшьләрнең кәефен тагын да күтәрде.
Читайте нас: