+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
26 февраль 2015, 22:17

Кул эшенә дә, кул сугышына да оста

Иглин районы Минҗитәр мәктәбе укучысы Линария Якупова ил күләмендә оештырылган бәйгедән призлы урын яулап кайткан. Ярыш Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә үткән. Якташыбыз бронза медаль яулаган. Авыл кызы спорт белән нибары өч ел гына даими шөгыльләнсә дә, дәрәҗәле көндәшләре каршында каушап калмаган.

— Тренерым киңәшләренә колак салып, үз көчемә ышандым, – ди мөлаем кыз. — Дәрәҗәле ярышта сынатмасам да, шатланырга иртәрәк. Мартта Идел буе федераль округы бәйгесендә катнашам. Шуңа күрә, хәзер бөтен көчемне һәм игътибарымны күнекмәләргә юнәлтәм.
Әйткәндәй, Минҗитәр авылында кул сугышы түгәрәген тренер Владимир Мартынов оештырган. Түгәрәккә 20гә якын бала йөри. Мондый күренешкә, аеруча, әти-әниләр шат. Балалар компьютер артында да утырмый, урам йогынтысыннан да сакланган. Өстәвенә, спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең сәламәтлеге дә ныгый.
— Яшьтәшләре арасында озын буе белән аерылып торучы кызыбызның кул сугышы белән мавыгуына баштагы мәлдә каршы идек, — дип сөйли спортчының әнисе Лилия Наил кызы. — Ике ай шөгыльләнгәч, Линария беренче тапкыр бәйгедә катнашып, призлы урын алып кайтты. Шуннан күңеле үсеп китте. Спорт аны үзаллылыкка өйрәтте. Дәресләрен дә вакытында әзерли, хуҗалыкта да ярдәмләшә. Шуңа күрә аның теләгенә каршы килмибез.
Читайте нас: