+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 сентябрь 2015, 23:10

Җыр суза, иген игә, чыгара кара алтын

Балтач районының Түбән Сикияз авылы уңганы Ринас Арсланов хакында шулай диләр.Өлкәннәрдән еш ишетергә туры килгән “яшьләр эш яратмый” дигән фикерне Ринас тулысынча инкарь итә. Себер якларыннан эшләп кайткач, ял арасында да тракторда туган басуларын иңләргә, районда үткән мәдәни чараларда катнашырга өлгерә егет.

Ул ике югары белемгә ия: Башкортстан дәүләт аграр университетын һәм Уфа дәүләт нефть техник университетын тә­мам­лаган. Авыл хуҗа­лыгы өлкәсендә тәҗрибәсе туганнан башлап тупланган, дисәк тә хата түгел. Аның әнисе Гөлдәр — уңганнардан-уңган башкорт кызы — Әлшәй районыннан Балтач районының Түбән Сикияз авылына 25 ел элек килен булып төшә. Уллары Ринас белән Наил­не дә бәләкәйдән хезмәт сөяргә өйрәтә ул. Гаилә башлыгы Фирдинант Арсланов чикләнгән җаваплылыктагы “Луч” җәмгыятен җитәкли. Иртәдән кичкә кадәр “колхоз эшенә” чумган әтисенең нинди мәсьә­ләләр хәл итүен, нинди уйлар белән яшәгәнен күреп, белеп үсә егет. Шуңа күрә туган җир хәстәре аның күңеленә якын. 9нчы сыйныфны тәмамлагач комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Соңрак, аграр университетта белем алган вакытта “Үзәк” МТСының “Челлинджер” комбайны штурвалы артына утыра.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ринас та үзен яңа өлкәдә сынап карарга уйлый. Себер якларына юллана һәм “Роснефть” җәмгыятендә башта бораулаучы ярдәмчесе, аннары механик булып эшли башлый. Туган авылында ял вакытларын да бушка уздырмый егет. Язгы чәчү чорында тракторын “йөгәнләп” җир тырмалый, җәен хуҗалыкның ватык техникасын төзекләндерә, көзге чорда урып-җыю эш­ләрендә катнаша. Әлеге вакытта ул “Мак-Дон” комбайны белән иген ура.
Түбән Сикияз үзенең мәдәни традицияләре белән районда гына түгел, тирә-якта да дан тота. Шуңадыр да биредә сәхнәгә менмәгән, иҗатта үзен сынамаган кеше сирәк. Ринасны мәдәни мохиткә авылдашы, сәхнә остасы Гөлфирә Җиһангирова җәлеп итә. Егет җырчы да, биюче дә булып үсә. Студент елларында универ­ситетның ир-егетләр хоры солисты була. Районда үткәрелгән “Туган як моңнары” җырчылар конкурсының I дәрәҗә лауреаты ул. 2012 елда Караидел районында узган “Яшь тавышлар” республика конкурсында “Эстрада җырын иң яхшы башкару өчен” номи­на­циясендә җиңү яулаган. Гомумән, Ринас Арсланов район һәм авыл күлә­мен­дә узган барлык мәдәни чараларда кат­наша, репертуарын һәрдаим яңар­тып тора. Моңлы тавышы белән ул күп­тән тамашачыларның сөюен яулады.
Ачык йөзле, ихлас егет кешеләргә ярдәмчел булуы белән дә халык арасында хөрмәт казанды. Яшьләр арасында Ринас Арсланов кебек сәламәт тормыш рәвеше алып барган, дәртле-дәрманлы, изге күңелле егетләр булуы куандыра. Киләчәктә якты хыялларың тормышка ашсын, йөрәгеңнең уты сүнмәсен, сине тагын да матуррак эшләргә әйдәсен, Ринас!
Читайте нас: