+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
2 август 2016, 02:00

Болытка җитә без салган йортлар

Һөнәри бәйгедә Русия буенча өченче урын яулаган төзүче Илгиз Даутов Туймазыда яши.Уйланганыгыз бармы, әкиятләр иң кызык урында тәмамлана. Геройлар, күп сынаулар үтеп, бергә кала. Тик нинди соң ул аларның арытаба тормышы? Чынбарлыкта да шулай бит – мәктәп тәмамлап, һөнәр алганнан соң, тагын да җаваплы чор башлана: эштә беренче адымнарыңны ясау, гаилә кору, әти-әни булу...

Һөнәрне дөрес сайлаганыңа инану да беренче уңышлар белән бергә килә. Туймазы индустриаль техникумын тәмамлаганнан соң, Илгиз Даутов төньякка төзелешләргә чыгып китә. Әмма гаилә корып, улы дөньяга килгәч, туган шәһәренә эшкә кайта. Читтән торып Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керә. Бүген ул – “3нче төзелеш идарәсе” җәмгыятендә прораб. Кем соң ул бу һөнәр иясе? Булачак йорт урынында нигез чокыры казудан башлап, фатирларны анда яшәүчеләргә тапшыруга кадәр барлык төзелеш мәсьәләләрен хәл итүче кеше. Биредә өч ел эшләү дәверендә, өч катлы йорттан тыш, 14 подъездлыны төзи ул. Шәһәрдәге иң зур һәм биек йортларның берсен күтәрүне аңа ышанып тапшырып, идарә җитәкчелеге һич кенә дә ялгышмаган. Утыз яшьлек Илгиз Даутов үзенең белемле һәм оста төзүче булуын Русия күләмендәге һөнәри бәйгедә исбатлады.

Мәскәүдә үткән конкурска бару өчен башта ул Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән 57 ярышташын җиңгән. Үзен тест сорауларына җавап бирү остасы итеп күрсәткән. Узган ел ахырында исә илебез башкаласына юл тоткан. 8 сәгать дәвам иткән бәйгенең теоретик өлешендә дә 11 катнашучы арасында якташыбыз беренчелекне бирмәгән. Гомуми исәптә өченче урын яулаган. Илгиз фикеренчә, беренче урынга чыккан – мәскәүленең, икенчедәге Якутия вәкиленең мондый бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе булган, шуңа күрә алар үзләрен ышанычлырак тоткан.

Төзүче һөнәрен дөрес сайлавына елдан-ел инана бара Илгиз. 3нче идарәдә төзелештә заманча материаллар куллану, эшләрне арзанайту мөмкинлекләре бар. Бик еш яңартылып торучы нормативларны белергә кирәк. Кайвакыт төзүчеләр проекттагы җитешсезлекләрне дә күрә, үз тәкъдимнәрен кертеп, аны үзгәртүгә ирешә.

Тормышына ямь биреп, бик тә символик мәгънәгә ия көндә – 2014 елның 14 февралендә ике канаты – игезәк кызлары тугач, Илгиз йорт төзергә карар итә. Медицина колледжында студентларга психология фәне буенча белем бирүче хатыны Римма, 5 яшьлек улы Арслан һәм 2,5 яшьлек кызлары Карина белән Дарина – гаилә башлыгының терәге-таянычы да, шатлык-сөенече дә, илһам чыганагы да. Озак еллар шулай дәвам итсен.
Читайте нас: