Яңа елга сюрприз
Безнең республикадан бик еракта булуга карамастан, заманча элемтә чаралары анда яшәүчеләр белән аралашырга яңадан-яңа мөмкинлекләре белән сөендереп кенә тора. Бу уңайдан киң кулланылыш тапкан скайп, WhatsApp кебек элемтә чаралары ярдәмендә чит илдәге кеше белән дә якыннан гына сөйләшкән кебек. Былтыр сентябрьдә халыкара бизнес юнәлеше буенча белем алучы 36 студент преподавательләре белән самолетта Кытайга очкан иде. Ниһаять, тәүге сессия дә артта калды.
Уфа районының Дмитриевка поселогында яшәүче әтисе Илһам Шакир улы, әнисе Гөлшат Рәмил кызы, бертуган абыйсы Роберт һәм кечкенә энесе Таһир Яңа елга кайтырга бик үгетләсәләр дә, Регина тәүдә кайтмаска була. Ләкин бәләкәч туганы Таһирны сагыну көче апасын туган ягына тарта. Әнисенә сюрприз ясау теләге белән 5 гыйнварда иртәнге 5тә әтисе Регинаны аэропортта каршы ала.
Әллә язмыш, әллә әтисе нәсыйхәте
Регина кечкенәдән акыллы, тыныч холыклы, тырыш кыз булып үсә. Күңеленә төгәл фәннәр якынрак булса да, документлар тапшырырга килгәч, нишләптер кәефе төшә. Бер бөртек кызының кәефен күтәрү уңаеннан әтисе, икътисад факультетына керик дип тәкъдим итә. Шунда Регинаны “Ике диплом. Кытай белән хезмәттәшлек” дигән язу бик кызыксындыра. Уку шартлары турында ныклап уйлаганнан соң, кыз документларының төп нөсхәсен бирегә тапшыра. Һәм үкенми...
Уку
— Чит илдә яшәп уку курсташлар белән дуслыкны тагын да ныгытты, без анда бертуганнар кебек. Кайда да бергә йөрибез, бер-беребезгә ярдәмләшәбез. Кытайда уку системасы башкачарак, — ди Регина. — Бездәге кебек семестр буе лекция тыңлап, сессия вакытында гына имтихан бирмисең икән. Аерым алганда, Ляонин уку йортында лекция билгеле көннәрдә генә укыла. Кытай теле, мәсәлән, өч дисциплинадан тора: тыңлау, сөйләү һәм грамматика. Студентлар иероглифлар өйрәнә, диктант яза, мәктәптәге кебек көн саен бирелгән өй эшен дә эшли. Ә икътисад дисциплиналарыннан өй эше өчен баллар куела, билгеләнгән көнне тест сорауларына җавап язалар. Дәресләр барысы да инглиз телендә алып барыла. Ә бер фән буенча преподавательнең БДУда укыганлыгы ачыкланды, ул урыс телен яхшы белә. “Тәнәфестә аның янына җыелабыз да рәхәтләнеп урысча сөйлә-шәбез”, — ди Регина.
— Урамда да инглизчә аралашасызмы? — дип кызыксынам.
— Юк. Кибеттә, базарда кытай телендә сөйләшәбез. Баштарак бик сәер булды: мине, кечкенә кызчыкны, биек-биек биналар арасына бастырып куйганнар кебек тоелды. Чыннан да, йортлар бик биек, ләкин без яшәгән студентлар шәһәрчеге шулчаклы искиткеч, кичен барлык җирдә дә утлар яна, соклангыч матур. Әйләнә-тирәдә ят кешеләр, башка мәдәният. Кытайлылар һәрвакыт үзләре белән фотога төшүне үтенә: “Русия кызлары — иң чибәрләре”, дигән булалар. Аксыл чәчле, ак тәнлеләрне аеруча ошаталар. Үзләре чем кара чәчле булгач, чәчләренә буяу йокмый икән. Дус кызларым чәчләрен буяса да, мин табигый төсле булып калдым.
Аҗдаһа җимеше, гоава, папайа
Бу исемлеккә манго, маракуйя һәм башка тәмле, сутлы, витаминга бай, экзотик җимешләрне өстәргә була. Җи-мешләр, яшелчәләр базар киштәләрендә бик күп, хаклары да кыйммәт түгел икән.
— Витаминлы яшелчә-җимешләрне ашыйбыз, ләкин без өйрәнгән сөт продуктлары биредә бөтенләй юк, — ди Регина.
Туган як азык-төлеген тәмлисе кил-гәндә, студентлар махсус урыс кибетләренә бара. Ике тапкыр кыйммәтрәк булса да, тамак туя. Икмәк Кытайда десерт икән. Аны татлы итеп пешерәләр, чәй эчкәндә генә ашыйлар. Безнең студентларның ашны кара икмәк белән ашаганнарын күргәч, кытайлылар бик аптыраган, борщны печенье белән ашауга тиң булган ул. Десерт булгач, билгеле, хакы да бар: кара икмәк 10 юань, безнең акча белән 100 сум тора икән.
Ай һәм уңыш бәйрәмендә
Һәр елны Кытайда “Ай һәм уңыш бәйрәме” уздырыла. Былтыр ул 15 сентябрьгә туры килгән. Гадәттә, бу көнне ял итәләр, күңел ачалар. Илнең истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан халыкара университет студентларын да бәйрәмгә чакыралар, кунак итәләр, бүләкләр бирәләр.
Сүз ахырында
“Сезгә бәйрәмдә махсус үләннәр бүләк иткәннәр, ни өчен?” — дип сорашам.
— Анда, ягулык буларак, газ юк, биналар кара күмер ягып җылытыла. Салкыннар башлангач, төтеннән һава шактый пычрана. Шул вакытта халык битлек киеп йөри. Чирләмәс өчен шушы үләннәрдән профилактик эчемлек ясыйлар. Безгә бер генә дәресне дә калдырырга ярамый. Калдырмадык та.
Шунысы сөенечле, укуны ташлап кайтып китүчеләр юк. Моның сере дә билгеле, чөнки биредә инглиз телен бик яхшы белүче укучылар белем ала. Ә кытай телен алар анда ныклап өйрәнә, боларның һәммәсе дә аларга туган якка кайткач бик кирәк булачак әле.
Кытайлылар — ачык күңелле, ягымлы, ярдәмчел халык. Туган якка кайтканда Регина башкалада дүртенче ел укып йөрүче кытай кызы белән дуслашкан. Каникул вакытында алар белемнәрен тагын да ныгытырга исәп тота.