— Алина, синең белгечлек яшьләр эше белән бәйле. Димәк, бу өлкә белән син законнар күзлегеннән дә яхшы таныш?
— Бу белгечлек алты ел элек барлыкка килде. Уку процессында без күпчелек федераль законнарга нигезләнәбез. БДУдагы Укучыларның берләшкән советы рәисе дә мин. Бу — үзидарә органы. Уфаның 3нче гимназиясендә укыганда ук үзидарә органы эшләре белән шөгыльләнеп, актив иҗтимагый тормыш алып бара идем. Университетка килгәч тә боларны дәвам иттем. Уставны яхшы белү, тулай торакка урнаштырганда, стипендия биргәндә чикләүләр булмавын, һәммәсенең дә законга ярашлы хәл ителүен игътибарда тоту — барысы да акрынлап хокук вәкиле карамагына күчте. Боларга өстәп, Студент хокуклары вәкиле каршындагы иҗтимагый берлек әгъзасы буларак, аның эшчәнлеге белән дә ныклап танышу барысын да законнарга таянып, гадел эш итәргә ярдәм итә.
— Синең иңнәргә нинди бурычлар йөкләтелгән? Бүген нинди мәсьәләләр өстендә эшлисең?
— Эшем башлангычларны федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә чынга ашыру, законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау, студентларның үзидарәсен үстерү һәм хокукый белемлелекне күтәрүгә юнәлтеләчәк. Килеп туган проблемаларның, нигездә, студентларның үз хокукларын белмәвеннән икәнлеге ачыклана. Бу уңайдан февраль-мартта вәкилләр штабы белән республикада белем күтәрүче конференция үткәрергә планлаштырабыз. Чөнки социаль стипендия алу турында яңалыклар кертелде, академик стипендиянең артуы турында да законда үзгәрешләр бар. Тү-ләүләр кемнәргә каралган, тиешле белешмәләрне кайда, ничек алу тәртибе турында аңлатачакбыз.
Студентлар туклануын контрольгә алачакбыз. Ягъни, буфет, ашханәләрдәге бәяләр торышы, мөмкинлекләр өлкәсендә эш алып барачакбыз. Кичке вакытта студентлар өчен буфетлар булмавы, ашханәләр ябылуы аларга уңайсызлык тудыра.
Тагын бер идея бар. Республикада мәгариф өлкәсендәге кредитны эшкә кушу буенча сөйләшүләр алып барабыз. Сүз нәрсә турында дисезме? Иң беренче чиратта, монда уку вакытында авыр хәлгә тарыган кеше турында сүз бара. Мәсәлән, студентның укуына әти-әнисе, яки үзе эшләп түли, ди. Ләкин укуны тәмамларга 1-2 ел, яки аннан да азрак вакыт калганда кайбер сәбәпләр аркасында укуга түли алмаучылар була, әлеге очракта шушы хәлдән чыгу юлы тәкъдим ителә. Мондый кредит тулысынча лояль шартларда бирелә. Барлык кагыйдәләр буенча банк хезмәт-кәрләре тулы мәгълүмат бирә. Без студентның башлаган укуын ташламыйча, һөнәрле булуы яклы.
— Син республикада бердәнбер. Сине кайдан эзләп табарга, ничек мөрәҗәгать итәргә?
— Русия Федерациясенең Студент хокуклары вәкиле сайтында studombudsman.ru “Башкортстанда эшчәнлек” дигән бит бар. Анда минем телефон номерын, электрон почтаны күрергә була. Мәгълүмат алыр өчен барлык социаль челтәрләр дә ачык. Килеп чыккан хәлдә мин нишләргә тиеш, хокукларым бозыламы, юкмы дигән сорау белән турыдан-туры миңа шалтыратып, мәсьәләне оператив рәвештә хәл итәргә мөмкин. Буш вакытта телефонны шундук алырга тырышам, почтаны да көн саен карап барам. Киләчәктә штатны киңәйтәчәкбез. Мөрәҗәгатьләрне теркәү, эшкә кушу, почтаны күзәтүче ярдәмчеләрем булачак.
— Студент хокукларын яклаучы вәкилгә югары уку йортларында укучылар гынамы, әллә һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары да мөрәҗәгать итә аламы?
— Төбәктәге югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының мөрәҗәгатьләрен барысын да кабул итәбез. Һөнәри белем бирү учреждениеләренә килгәндә, эшчәнлек даирәсе чиклерәк, чөнки анда балигъ булмаган укучылар да белем ала. Аларның проблемалары белән законга ярашлы, башка органнар вәкилләре шөгыльләнә.
— Шушы бер айда синең белән элемтәгә чыгучылар күп булдымы?
— Яңа ел каникуллары да булгач, әлегә турыдан-туры шалтыратулар булмады. Ләкин “Вконтакте” социаль челтәрендә 2-3 кеше минем эшчәнлек белән кызыксынды. Килеп туган бер күңелсез хәлне оператив рәвештә хәл иттек.
— Гадәттә, укырга кергән мәлдә сораулар бихисап була. Абитуриентлар синең киңәшләргә колак сала аламы?
— Абитуриентлар — безнең булачак студентлар. Аларның республика уку йортларына укырга керүе шәхсән һәрберебезнең игътибар үзәгендә. Мөмкинлегем булган саен сорауларга җавап бирәчәкмен. Чөнки җәй — студентлар сессия тапшырып, кем практикада, кем өйдә, кем ялда булган мәл. Шунлыктан абитуриентларны борчыган сорауларга җавап бирергә вакытым булыр дип уйлыйм.
— Алина, сиңа укуыңда, иҗтимагый эшләрне армый-талмый алып баруда уңышлар телибез!